Кләмәнтәй авылында сугыш уены булды

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Кләмәнтәй авылында авыл мәдәният йорты һәм авыл башлыгы булышлыгы белән “Аты-баты” дигән хәрби-тарихи уен оештырылды.

Командалар нигездә студентлардан тора иде, әмма анда армиядә хезмәт итеп кайтканнар да катнашты. Штаб башлыгы Р.Сидиряков һәм авыл башлыгы Л.Языков катнашучыларны Ватан сакчылары көне белән котлап уңышлар, җиңү теләделәр.

Шуннан соң командалар үз маршрутлары белән ярышка киттеләр. Һәр маршрут дүрткә бүленгән, һәр өлештә алга таба маршрут күрсәтелгән карта яшерелгән иде. Соңгы бирем беренче ярдәм күрсәтүдән һәм зыян күрүчене штабка алып килүдән гыйбарәт булды.

Бу биремнәрне башкаргач, командалар “сугыш” урынына килделәр. Анда алар алдында командалары белән ут астында шуышып үтү, миналар зарасызландыру, каршы якның флагын кулга төшереп, аны штабка китерү бурычы тора иде. Бераз тын алганнан соң аркан тартышу, гер күтәрү булды. Киеренке көрәштән соң уен нәтиҗәләрен командирлар конкурсы хәл итте.

Ахырда уенчыларны солдат ашы көтә иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International