Әлмәттә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең планнан тыш утырышы булды

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең планнан тыш утырышы булды. Соңгы көннәрдә район юлларында үлем белән бәйле юл транспорт фаҗигалары кискен артты.

1 гыйнвардан 23 февральгә кадәр арада Әлмәт районы юлларында аварияләрдә 10 кешенең гомере өзелде, шуларның 2се җәяүле. Бу саннар җанны өшетерлек, чөнки бит күпчелек очракларда аварияләр юлда йөрү кагыйдәләрен тупас бозу аркасында килеп чыга.

Райбашкарма җитәкчесе Марат Гыйрфанов машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне тагын бер кат уяу булырга өндәде.

Утырышта 2015 елга комиссиянең эш планы расланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International