Сәхнәдә дә танылган булыр иде

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Тельман урамында үз йортларында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Асия Хәсәншина 22 февраль көнне кызлары, якын туганнары, күршеләре һәм дуслары белән бергә 85 яше тулуны бәйрәм итте. Ә 24 февральдә аны тагын көтелгән кунаклар куандырды. ӘМР башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе, район үзәк дәваханәсенең ветераннар советы һәм коллективы исеменнән аны җылы итеп котладылар, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар. Медицина көллияте студентлары “Солдатым турында шигырь” укыганда ветеранның күзләре ирексездән яшькә чыланды.

Асия ханым сеңелесе Чәчкә белән ата-аналарын, авыр елларга туры килгән балачакларын, үзләренең дә зур өлеше кергән илне торгызу чорын искә алдылар.

Бик матур тавышка ия булган Асия яшьтән артист булырга хыяллана, олимпиадаларда (ул елларда үзешчән сәнгать фестивальләре шулай атала) даими катнашып җиңүләр яулый. Әмма кызга сәнгать юлыннан китәргә насыйп булмый.

1943 елда урта мәктәп тәмамлаганнан соң ул район финанс бүлегендә секретарь булып эшли башлый. Ике елдан район үзәк дәваханәсенә кассир булып урнаша, 1980 елда шуннан өлкән бухгалтер булып пенсиягә чыга. Сәнгатькә, сәхнәгә мәхәббәте кызларына да күчә. Кече кызын, һинд биюләрен оста башкаруы белән танылган Лилия Зарипованы Әлмәттә белмәгән кеше юктыр.

Кунаклар сорагач, юбиляр сеңелләре белән бергә “Олы юлның тузаны”н моңлы итеп җырлап та күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International