Бер кызны Әлмәткә 10 мең сумга сатып җибәргәннәр

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Күңел ачу үзәгенә килгән 32 яшьлек хатын-кызны егетләр урлап китә һәм 10 мең сумга җенси коллыкка сата.

Хәзер Татарстаннан дүрт егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хәл узган җәйдә Чаллыда була. 32 яшьлек кыз бер егет белән талаша. Шуннан ул йөргән егете белән такси алып күңел ачу үзәгеннән китә. Талашкан егет үзенең дуслары белән алар артыннан китә. Кызның полиция үзәгенә юл алуын күргәч, аны урлап китәргә план коралар. Йөргән егете полиция бүлегенә кереп киткәч, кызны машинадан өстерәп чыгарып урлап китәләр. Мыскыл итеп, аны кыйныйлар. Аннан 114 мең 800 сумга алтыннарын, телефонын һәм акчасын талыйлар. Әлмәткә килеп, аны бер сутенерга 10 000 сумга җенси коллыкка саталар. Кыз берничә көн үткәч кенә туганнарына кайдалыгын хәбәр итә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International