Әлмәттән йөкле ханым ирен яклап инспекторга һөҗүм иткән

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Бу хәл Чаллыдан Әлмәткә таба чыгу юлындагы үлчәү контроле постында булган. Түбән Камада үлчәү контроле стационар пунктында туктамаган дальнобойщикны Чаллыда инспектор туктата. Шофер кабинадан чыгудан баш тарта һәм хатынына шалтырата. 33 яшьлек йөкле ханым килеп җитүгә җәнҗал куптара. Шофер йөкле хатынының инспекторга ташлануын һәм аның битен тырнавын, башына сугуын машинадан чыкмыйча гына күзәтеп утыра. Бу хәл буенча тикшерү эшләре бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International