Эшмәкәрләр төзәтү колонияләренә эшкә чакырыла

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте территориясендә урнашкан сәнәгать оешмаларының күбесе металл, агач эшкәртү, кием-салым тегү белән шөгыльләнә. Шулай ук Татарстан территориясендә урнашкан әлеге федераль хезмәтнең кадрлар әзерләп чыгаручы дистәгә якын көллияте эшләп килә. Бу хакта “Татар-информ” МАда узган матбугат конференциясендә әлеге федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Шабалин аңлатма бирде.

Җәзаларны үтәтү калонияләрендә дәүләт заказын үтәү процессы инде 1990 еллардан бирле башкарыла. Быел исә әлеге эшкә эшмәкәрләрне җәлеп итү нияте дә бар.

“Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге” җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев сүзләренчә, республиканың җәзаларны үтәтү колонияләрендә шактый күп буш мәйданнар бар. Шул мәйданнарны тутыру һәм ирегеннән мәхрүм ителүчеләрнең мөмкин кадәр күп өлешен эш белән тәэмин итү максатыннан, эшмәкәрләрне җәлеп итү ниятләнә. “Төзәтү колонияләре, чын мәгънәсендә, кешегә төзәлергә мөмкинлек ача. Шуңа да без аларга һөнәр бирергә, ирегеннән мәхрүм итүчеләрне эш белән тәэмин итәргә омтылабыз”, - ди ул.

Төзәтү колонияләрендә үз бизнесын җәелдерергә теләүче эшмәкәрләр өчен берникадәр ташламалар да каралган. Мисал өчен, “Лизинг Грант” программасы кысаларында эшен башлаучы эшмәкәргә 2 миллион сум, ә инде 1 елдан артык эш алып баручы эшмәкәргә 5 миллион сумга кадәр акча бирелергә мөмкин. Шулай ук, җиһаз алуга да субсидия каралган һәм ул 50 процентка кадәр җитәргә мөмкин, дип ачыклык кертте Дилүс Шәвәлиев.

“Промсвязмонтаж” ААҖ генераль директоры Наил Максутов сүзләренчә, аларның оешмасы төзәтү колонияләрендә 2012 елдан бирле эш алып бара. Төзәтү колонияләрендә эшләнелгән конструкцияләр Универсиада объектларында, “Иннополис” инновацион шәһәрчегендәге объектларда һ.б. җирләрдә файдаланыла. Төзәтү колонияләрендәге эшчеләрнең хезмәтләреннән файдалануның да үз уңай яклары бар. Алар беркайчан да эшкә соңга калмый һәм кадрлар агышы сизелми. Моннан тыш, җәза үтәүчеләр эшкә бик тиз өйрәнә һәм сыйфатлы продукция җитештерә, ди ул.

Эшмәкәрләр үзләре төзәтү колониясенә җиһаз, кирәкле материал урнаштыра, чимал белән тәэмин итә, чыгымнар өчен түли. Шуларга эшчеләргә түләнә торган хезмәт хакы да керә. Әмма аренда өчен түләү каралмаган. Шулай ук, заказлар булмыйча, эш тукталып торган очракта да түләү каралмаган.

Дилүс Шәвәлиев хәбәр иткәнчә, Татарстандагы 600ләп эшмәкәргә төзәтү колонияләрендә үз эшләрен җәелдерү тәкъдим ителгән булган, аларның дистәдән артыгы бу юнәлештә эш алып барырга теләге булуын белдергән. Алар арасында конкурс игълан ителәчәк. Конкурс шартлары хакында мартның икенче яртысында киң җәмәгатьчелеккә җиткерерү ниятләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International