Нефть бәяләре буенча уңай динамика күзәтелә

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Бүген сәүдә мәгълүматларына караганда, 7.20 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән), бер көн элек бәяләр төшүдән соң, нефть бәяләре уңай динамика күрсәтә, дип хәбәр итә «Новости» РМА.

Шулай итеп, “Brent” маркалы нефтьнең апрель фьючерсы бәясе 0,44 процентка арткан һәм барреле 59,16 доллар тәшкил итә. “WTI” маркалы нефтьнең март фьючерсы бәясе 0,08 процентка арткан һәм барреле 49,49 доллар тәшкил иткән.

РФ Энергетика министрлыгы мәгълүматларына караганда, 13 февральдә тәмамланган атнада АКШ та нефтьнең коммерция запаслары соңгы 80 елда бик югары күтәрелгән һәм 425,64 миллион баррель тәшкил итә, димәк, 7,716 млн баррельга арткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International