2002-2010 елларда Татарстан авылларыннан 48 мең кеше киткән

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
2002-2010 елларда Татарстан авылларыннан 48 мең кеше киткән. Бу икътисадта, шул ук вакытта агросәнәгать секторында да, тотрыклы үсеш чоры булуын билгеләп үтәргә кирәк. Татарстан Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе бу көннәрдә узган киңәшмәдә әлеге проблема буенча күзаллаулары белән уртаклашты.

ТР Фермалары лидерын яшьләрнең авылдан китүе борчый, ә бит ТР агросәнәгать комплексын үстерүдә яшь ветеринария табиблары, агроном, иктисадчы, бухгалтерларга зур өметләр багланган иде.

К.Байтимеров белдергәнчә, кагыйдә буларак, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү цехлары ачкан, умартачылык, терлек һәм кош үрчетү белән шөгыльләнүче ата-аналарның балалары авылда кала. Андый гаиләләрдә аграр вузларны һәм техникумнарны тәмамлаган балалар ата-анасына ныклы ярдәмче була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International