Казанда 80 елга беренче тапкыр абсолют югары температура рекорды күзәтелде

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
23 февральдә Казанда абсолют югары температура рекорды теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

“Казань” медстанциясе мәгълүматларына караганда, иң югары температура 3,6 градус җылы тәшкил иткән, бу, 1935 ел белән чагыштырганда, 0,2 процентка югары. Мондый температура режимы соңгы 80 елда бер тапкыр да күзәтелмәгән булган.

Искәртеп узабыз: Ватанны склаучылар көнендә, Татарстан синоптиклары Татарстанда төнлә температура 3-8 градус салкын, көндез 2 градуска кадәр җылы булуын фаразлаган иде. Казанда төнлә 2-4 градус салкын, көндез 0-2 градус җылы булуы көтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International