Татарстанда ОРВИ белән авыру 14 процентка кимегән

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
16 февральдән алып 22 нче февральгә кадәр Татарстанда 22 мең 862 үтә көчле респиратор авыру очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 10 мең кешегә 60 ны тәшкил итә, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Халыкның авыру дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 29,5 процентка, 2 яшькә кадәрге балалар арасында авыру күрсәткече 44,6 процентка түбән. 3-6 яшькә кадәрге балалар арасында авыру күрсәткече эпидемия бусагасыннан 20,1, 7-14 яшьтәгеләр арасында 21,5 процентка, 15 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында 37 процентка кимрәк.

Алдагы атна белән чагыштырганда, авыручанлык 14,2 процентка кимегән. Казанда үтә көчле респиратор йогышлы авыруларның 7 мең 709 очрагы теркәлгән. Авыру дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 5,6 процентка түбән, алдагы атна белән чагыштырганда, авыручанлык 13,4 процентка кимегән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International