Әлмәттә “Ратник-2015” хәрби-спорт уены үтте

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Ватан сакчысы көненә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Ратник-2015” хәрби-спорт уены уңышлы старт алды. Уенны балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, “Ротор” яшьләр клубы каршындагы спорт туризмы клубы оештырды.

Уенда төрле предприятиеләрдән, уку йортларыннан 15 команда катнашты. Командалар 4әр егет белән 2шәр кыздан тора иде. Уен башланыр алдыннан анда катнашучыларны мәгариф һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Резеда Заһретдинова, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Евгений Гурков һәм баш судья Сергей Игнатьев тәбрикләде. Командаларның бурычы 1 сәгать эчендә территориядәге 24 этапта сынаулар үтеп иң күп балл җыюдан гыйбарәт иде.

Предприятиеләр һәм оешмалар арасында 1нче урынга Әлмәт торба заводы, 2нче урынга “Алнас” заводы, 3нче урынга “СМП-Нефтегаз” ААҖ командалары чыкты. Уку йортлары арасында Физкультура көллияте командасы җиңүче булды. 2нче урында медицина көллияте, 3нче урында КНИТУ-КАИ филиалы командалары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International