Әлмәттә язгы ташуга әзерләнәләр

2015 елның 20 феврале, җомга
Әлмәттә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең эш төркеме утырыш үткәрде. Анда ике мәсьәлә каралды: районның язгы ташу чорына әзерлеге һәм ул чорны авариясез үткәрү чаралары турында; торак фондта тынычсыз, күп балалы гаиләләрдә, көйсез тормышта яшәүчеләрнең үлеменә, гарипләнүенә китерә торган янгыннарны булдырмау буенча өстәмә чаралар турында.

2012 елның язы кешеләргә, аларның торак йортларына һәм башка корылмаларга су ташу куркынычы никадәр зур булырга мөмкинлеген күрсәтте. Ул чакта Урсалы һәм Иске Әлмәт микрорайоннарында, Тихоновка һәм Тайсуган авылларында 537 хуҗалык зыян күргән иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисенең урынбасары Николай Богданчиков шул хәлләр кабатланмасын өчен ел дәвамында нинди чаралар күрелүе турында сөйләде, хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләренә ташуга әзерлекне аерым контрольгә алырга, кайнар телефон линиясе эшен оештырырга, барлыкка килгән хәлләр турында халыкка вакытында хәбәр җиткерү өчен бөтен чараларны күрергә кушты.

Икенче мәсьәлә буенча Рөстәм Нәбиев доклад ясады. Ел башыннан бирле Әлмәт районында 27 янгын булган, 3 кешенең гомере өзелгән, 1 кеше зыян күргән. Шул уңайдан торак фонда янгыннар булдырмау өчен өстәмә чаралар күрелә, тынычсыз, күп балалы гаиләләрдә, көйсез тормышта яшәүчеләргә контроль көчәйтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International