Әлмәт мәшгульлек үзәге эш бирүчеләр белән киңәшмә үткәрде

2015 елның 20 феврале, җомга
Шушы көннәрдә Әлмәт мәшгульлек үзәге мәшгульлек өлкәсендә өстәмә чаралар күрү турында эш бирүчеләр белән чираттагы киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә барышында үзәкнең директоры Минсәгыйт Насертдинов хезмәт базарындагы хәзерге хәл турында сөйләде. Шулай ук мәшгульлек өлкәсендә өстәмә чаралар күрү өчен 2015 елда федераль бюджеттан РФ субъектларына субсидияләр бирү кагыйдәләре аңлатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International