“Алнас” Россиянең батырылма нефть җиһазлары базарында өлешен арттырды

2015 елның 20 феврале, җомга
“Алнас” заводы 2014 елда нефть чыгару өчен үзәктән кудырулы электр насослары эшләп чыгаруны 2013 ел белән чагыштырганда ике тапкыр арттырды. Нәтиҗәдә “Алнас”ның базардагы өлеше 9%тан 15%ка кадәр күтәрелде. Шул ук вакытта товар сатуның гомуми күләме 3,2 миллиард сум тәшкил итте, бу 2013 ел белән чагыштырганда 36%ка артыграк.

Җитештерү күләмнәренең үсеше «Роснефть», «Лукойл», «Славнефть», «Башнефть» кебек һәм башка зур нефть компанияләренә продукция җибәрүнең артуына бәйле. Быел завод Россия компанияләреннән тыш Урта Азия һәм Латин Америкасы базарларына да продукция җибәрү хисабына күрсәткечләрне былтыргыдан киметмәскә ниятли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International