Эш бирүчеләрнең татарстанлыларга 64 миллион сум бурычы җыелган

2015 елның 20 феврале, җомга
Татарстан эш хакы түләүдә бурычлар ягыннан Идел буе федераль округында икенче урында тора. 2015 елның 1 февраленә бурыч 63,9 миллион сум җыелган. Бу яклап Түбән Новгород өлкәсе генә бездән алдарак – аларның күрсәткече 78,6 миллион сум.

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда хезмәткә түләү буенча бурыч 33%ка арткан. Шунысы кызык, республикада бурычлылар арасында бюджет учреждениеләре берәү дә юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International