Әлмәт районы “Халык контроле”ндә чыккан хәбәрләр саны буенча лидерлар арасында

2015 елның 20 феврале, җомга
Ел башыннан Әлмәт районы “Халык контроле”ндә чыккан хәбәрләр саны буенча лидерлык позициясен биләп тора.

Районда 124 хәбәр басылып чыккан, шуларның 79ы хәл ителгән. 12 хәбәргә “Нигезле отказ” статусы бирелгән.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда Әлмәт районында барлыгы 72, ягъни ике тапкыр кимрәк хәбәрләр чыккан, шуларның 45е хәл ителгән, ә 3есенә “Нигезле отказ” статусы бирелгән.

Әлмәт районында яшәүчеләрнең иң популяр категориясе “Территорияне төзекләндерү”. Быелның ике аенда бу категориядә 57 хәбәр чыккан, бүгенге көнгә шуларның 39ы хәл ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International