ТР президенты “Нефтьче” мәдәният сараенда күргәзмә карады

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре советының 39нчы сессиясе башланыр алдыннан ТР президенты Рөстәм Миннеханов район тормышына багышланган күргәзмәдә булды.”Нефтьче” мәдәният сараеның 2нче һәм 3нче катлары фойесында Әлмәтнең үткәне, бүгенгесе турында фотостендлар урын алган иде. Район территориясендә эш алып бара торган предприятиеләр, оешмалар үз продукцияләрен куйганнар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең продукцияләре дә бар иде.

Күргәзмәдә Әлмәтнең мәдәният, спорт тормышы да аерым урын алган. Алдагы бәйрәмнәргә – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына һәм Әлмәт районының 85 еллыгына зур игътибар бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International