Рөстәм Миңнеханов “Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Әлмәт укыту-җитештерү предприятиесе” җәмгыятендә булды

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң эшен янә башлап җибәргән “Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Әлмәт укыту-җитештерү предприятиесе” ҖЧҖдә булды.

Әлеге оешманың 1 мең 700 кв.м территориясе бар, аңа административ, җитештерү корпусы, склад һәм гараж бокслары керә. Мәйданнарның яртысы арендага бирелә, бу исә өстәмә керем китерә.

2011 елда тротуар чатларына түшәү өчен сырлы плиткалар (тактильные плитки) җитештерүгә өйрәнгәннәр, ул физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә юл табарга ярдәм итә. Предприятиенең җитештерү күләме арта бара: соңгы 3 елда 3 мәртәбә күбәйгән, 2003 ел белән чагыштырганда, 15 мәртәбә. Даими рәвештә нефть-газ секторы өчен инновацион технологияләр буенча тикшеренүләр алып барыла.

Татарстан Президенты яңартылган цех һәм хезмәткәрләр өчен фитнес-зал бүлмәләрен уңай бәяләде, шулай ук үз продукцияләре урнаштырылган күргәзмә белән танышты. Анда щеткалар, матраслар, мендәрләр, брусчатка һәм плитка, бораулау җайланмасына каплама, эретеп ябыштыручылар өчен палаткалар һәм башкалар бар иде.

Рөстәм Миңнеханов керемнәрне арттыру, яңа производстволар һәм өстәмә эш урыннарын булдыруга омтылышны уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International