”Роза ветров-2015” VIII Бөтенроссия балалар-яшьләр иҗаты конкурсында

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
12 февральдә Бөгелмәдә берничә номинациядә ”Роза ветров-2015” VIII Бөтенроссия балалар-яшьләр иҗаты конкурсы булды. Анда Әлмәттән музыка мәктәпләрендә укучылар һәм “Әлмәтем” халык бию ансамбле югары осталыкларын күрсәттеләр.

1нче, 2нче, 3нче балалар музыка мәктәпләрендә, 1нче һәм 2нче балалар сәнгать мәктәпләрендә күп кенә укучылар төрле дәрәҗәдә дипломант исемнәренә лаек булдылар.

“Әлмәт” милли-мәдәни үзәгенең “Әлмәтем” бию ансамбле һәм “Чәкчәк” әзерлек группасы 1нче премия алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International