Әлмәттә ике мәктәп карантинда

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстандагы биш шәһәрдә - Казанда, Әлмәттә, Лениногорскида, Чаллыда һәм Яшел Үзәндә - грипп һәм ОРВИ эпидемиясе күзәтелә. Сезонлы вирус инфекциясе аркасында республиканың 9 мәктәбендә укулар туктатылган. Мәктәпләр авыручылар саны 25%тан артып киткәндә 7дән 10 көнгә кадәр ябыла.

Әлмәттә 17 февральгә районда Н3N2 гриппы белән чирләүнең лабораториядә тикшереп расланган 7 очрагы теркәлгән (5 бала һәм 2 яшүсмер). Бүген 20нче һәм 25нче мәктәпләр карантинда. Элегрәк 7нче, 16нчы мәктәпләр, 2нче лицей ябылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International