Әлмәттә иң яхшы тәрбиячене эзлиләр

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Әлмәттә 13 февральдә “Ел тәрбиячесе-2015” республика конкурсының муниципаль этабы башланды. Иң яхшы остаз исеменә дәгъва кылучылар документлар тапшырды.

Педагогик осталык конкурсы Әлмәттә бишенче ел үткәрелә. Быел “Ел тәрбиячесе-2015” исеме алу өчен районның 20 иң яхшы педагогы ярыша. Конкурсантлар алдында ике этап тора: иҗади презентация формасында методик материаллар тәкъдим итү һәм балалар белән педагогик чара үткәреп күрсәтү.

Муниципаль этапта беренче-икенче урын алучылар конкурсның зона этабына үтә. 1нче этап 20 февральдә 46нчы “Золушка” балалар бакчасында, 2нче этап 25-26 февральдә 45нче “Космос” балалар бакчасында 10 педагог катнашында үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International