Әлмәт паркы ярышларга һәм коймак белән сыйланырга чакыра

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге Әлмәт шәһәр паркында 21 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, төрле чаралар планлаштырылган.

Бу көнне сәгать 10да урта-махсус һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр предприятиеләрендә эшләүче яшьләр арасында «Ратник» хәрби-спорт уены үткәрелә. Көндезге 2дә исә 9нчы ТОС балалар өчен концертлы-уенлы тамаша тәкъдим итә.

22, 23 февральдә сәгать көндезге 2дән “Май чабу” театральләштерелгән халык бәйрәменә килүчеләрне коймак белән сыйлаячаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International