Әлмәт районында җирләр җитештерү калдыклары белән чүпләнгән

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Әлмәт районында “Союз-Агро” карамагындагы җирләр җитештерү калдыклары белән чүпләнгән, дип хәбәр ителә Россельхознадзорның ТР идарәсе сайтында. Кузайкино авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы җирләрен тикшергәндә РФнең җир турындагы законнарын бозу ачыкланган. “Союз-Агро” карамагындагы авыл хуҗалыгы җире участогында территория җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләнгән. 5 тонналап агач калдыклары таралып ята.

Шунда ук көнкүреш һәм башка төрле калдыклар ташлап чүплек ясаганнар. Чүпләнгән территория барлыгы 1939,248 кв.м тәшкил итә. “Союз-Агро” ҖЧҖ җирне саклау, яхшырту буенча куелган таләпләрне, мәҗбүри чараларны үтәми.

Предприятие җитәкчесенә закон бозган өчен административ тәртиптә җавап бирергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International