Журналист кызны акчасыз калдыра язганнар

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Телефон мошенниклары йокламый, әмма Әлмәт журналистларын да тиз генә алдыйм димә.

Әле генә бер журналист кызның кесә телефонына “Сезнең банк картагыз блокировать ителгән” дигән хәбәр килә. Җибәрүчесе - ОАО СБЕРБАНК Info 89002012938. Төрле телефон махинацияләре турында хәбәрдар булган хезмәттәшебез алданып-югалып калмый, тиз һәм белеп эш итә. Банк картасын алып, анда клиентларга хезмәт күрсәтү номерын таба да, шунда шылтырата. Беренче чиратта әлеге хәбәрнең ялганмы, банк картасы белән нинди дә булса операция ясалмаганмы икәнен беләсе килә. Аңа әлеге хәбәрнең чыннан да ялган булуын, аны сызып ташларга кирәк икәнен әйтәләр.

Баксаң, әлеге хәбәр ерактан – Екатеринбург шәһәреннән үк килгән икән.

Шундый “сюрприз”ның башка кешеләргә дә килүе мөмкин. Алай була калса, бу хәбәргә берничек тә җавап бирмәскә, аны шунда ук сызып атарга кирәк. Уяу булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International