“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Сезнең соңгы боерыкларыгыз уңаеннан шундый сорауларым бар. Ни өчен яңа районнарда йортлар салганда автомобильләр куярга урын (түләүсез) калдырылмый? Ни өчен балалар өчен мәйданчыклар ясау турында уйламыйлар? Өйләрне тыгызрак төзегәндә арзангарак төшә диләрме? Ни өчен архитектор шулай планлаштыра? Аның проектларын килештергәндә нәрсә карыйлар? Ни өчен тротуарлар кешеләргә уңайлы урынга салынмый, кешеләр бит барыбер үзләренчә йөри, ә газоннар таптала. Ә ишек аллары нигә яктыртылмый, өстән дошман күрмәсен дипме?

Җавап: Яңа микрорайоннарда йортлар төзү лицензияле проект конторалары төзегән һәм ӘМР башкарма комитетында расланган проектлар, шулай ук шәһәр советында кабул ителгән генплан буенча алып барыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International