Әлмәт мәктәпләрендә ветераннарны – сугыш балаларын хөрмәтлиләр

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Урман Кәләе мәктәбендә балачаклары авыр елларга туры килгән кешеләр – сугыш балалары белән очрашу булды. Төрле буыннар очрашуы күңелләрне кузгатырлык истәлекләр кичәсенә әверелде. Мәктәпкә кунакка Бөек Ватан сугышы ветераны, район ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов, ветераннар советы әгъзасы, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Габделбарый Гыйлманов, Урман кәләе авыл җирлеге депутатлары һәм, әлбәттә, сугыш балалары үзләре килгән иде.

Очрашуда сугыш елларындагы шигырьләр һәм җырлар яңгырады, иң мөһиме, мәктәп балалары ул чаклар турында авыр елларны үз башыннан кичергән кешеләрнең үз авызыннан ишеттеләр. Сания Ахунова ул елларда гел ачлы-туклы яшәүләре, алабута, кибәк, кабыклы бәрәңге белән җан асраулары турында сөйләде. Марс Нуриев белән Елизавета Кузнецова балачакта колхоз басуында эшләгәндә җырлаган татарча җырларны искә төшерделәр.

Ахырдан сугыш балалары бүгенге балаларга балачак күкләре аяз булуын, тыныч дөньяның кадерен белеп яшәүләрен теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International