Әлмәт нефтьчеләре язгы ташуга әзерләнә

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
“Татнефть” компаниясе предприятиеләрендә язгы ташуга әзерлек эшләре башланды. Әзерлекнең барышына системалы контроль оештыру өчен даими эшләүче комиссияләр оештырылды. Компаниянең структур бүлекчәләренең язгы катлаулы шартларда эшләүгә әзерлегенә үзәк комиссия контрольлек итә.

Язгы су ташу чорында компаниянең структур бүлекчәләренең һәм бүлендек җәмгыятьләренең тоткарсыз эшләвен тәэмин итү өчен махсус чаралар эшләнде һәм гамәлгә ашырыла. Үтеп керер өчен кыен урыннарда, каты түшәмәле юллардан еракта урнашкан объектлар аеруча игътибар үзәгендә тора.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда ашыгыч рәвештә эшкә керешү өчен предприятиеләрдә аварияләргә каршы звенолар оештырылды, алар авария-торгызу эшләрен башкарып чыгу өчен тиешле ресурслар белән тәэмин ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International