Әлмәт спортчыларының яңа җиңүләре

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Узган атна спорт чараларына бик бай булды.

Идел буе федераль округының Ульяновск шәһәрендә үткән грек-рим көрәше чемпионатында безнең ике көрәшче призлы урыннар яулады. 50 кг.лы авырлык категориясендә Родион Саматов, 80 кг.лы категориядә Рәсүл Маммаев өченче урын алдылар. Бу нәтиҗәләр аларга 12-15 мартта Санкт-Петербургта үтәчәк Россия чемпионатында катнашу хокукы бирде.

12-15 февральдә Уфада акробат сукмагы һәм батутта сикерү буенча федераль округ чемпионаты булды. Анда 9-10 яшьлекләр арасында Юлиана Орлова җиңүче булды, 11-12 яшьлекләр арасында 1нче урынга Виталина Давыдова чыкты.

9-14 февральдә Пензада йөзү буенча Идел буе федераль округының чемпионаты булды. 500гә якын яшь йөзүчеләр арасында Әлмәт балалар-яшьләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 4 бала да бар иде. 2нче лицей укучысы Милена Ибәтуллина 3нче призлы урын алды.

12-15 февральдә Саратовта юниорлар һәм өлкәннәр арасында кикбоксинг буенча федераль округ чемпионаты булды. Анда Әлмәттән балалар-яшьләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 3 кеше бар иде. физкультура көллиятендә укучы Альберт Мостафин 71 кг.лы категориядә 3нче урын алуга иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International