“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау:
Торыр урыны булмаган яшь гаиләгә йорт салганда дәүләттән нинди дә булса ярдәм бармы (бер тапкыр социаль ярдәм) һәм кайда мөрәҗәгать итәргә?

Җавап: “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасы бар. Аңа керү һәм йорт салырга социаль түләү алу өчен авыл җирендә яшәүчеләргә, шул исәптән яшь гаиләләргә, “ӘМР капиталь төзелеш идарәсе” муниципаль предприятиесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: Тукай проспекты, 9а йорт, 3нче кат (тел. 22-67-00).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International