Грипп кына дип карамагыз

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
ОРВИ һәм грипп - бик киң таралган авырулар, алардан сакланып калу катлаулы, ләкин мөмкин эш. ӘМР сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләренең журналистлар белән видеконференция режимында үткән диалогында сүз шул хакта барды.

Хәзер грипп һәм ОРВИның иң тарала торган сезоны. Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, бу елның 7нче атнасында грипп һәм ОРВИ йоктыручылар күп теркәлү дәвам иткән. 9-13 февральдә шундый 1703 очрак теркәлгән. Бу 10000 кешегә исәпләгәндә 85,6 кеше туры килә, ягъни эпидемия чигеннән 14,4%ка артыграк. 1703 кешенең 1197се – балалар.

17 февральгә районда Н3N2 гриппы белән чирләүнең лабораториядә тикшереп расланган 7 очрагы теркәлгән (5 бала һәм 2 яшүсмер). Бүген 20нче һәм 25нче мәктәпләр карантинда. Элегрәк 7нче, 16нчы мәктәпләр, 2нче лицей ябылган иде.

Грипп бигрәк тә йөкле хатыннар өчен хәтәр, алардан чир йоктыру мөмкинлеге дә зуррак.

Грипптан саклану өчен кешеләр булган урынга бару алдыннан борын эчләрен оксолин мае белән майларга кирәк.

Грипп шунысы белән дә куркынычлы, аны суык тидерүгә генә санап, үлеп тә китүчеләр була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International