“Бигеш” халыкара аэропорты, икътисадый кризис шартларын исәпкә алып, кайбер рейсларны туктаткан

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
“Бигеш” халыкара аэропорты, икътисадый кризис шартларын исәпкә алып, кайбер рейсларны туктатты, диелә "Шәһри Чаллы" газетасы хәбәрендә.

Хәзер Чаллыдан самолетлар Бакуга, Шарм-эль-Шейхка һәм Хургадага очмый. Симферопольга да рейслар вакытлыча туктатылып тора. Җәй айларында алар яңартылырга мөмкин. Хәзер “Бигеш”тән самолетлар Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Түбән Новгородка һәм Стамбулга гына очышлар ясый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International