Бер атнада Татарстанда химик агулануның 100 гә якын очрагы теркәлгән

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Татарстанда 5-12 февральдә химик матдәләр белән агулануның 93 очрагы теркәлгән. Бу узган атна белән чагыштырганда, 9,7 процентка кимрәк, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Химик агулануларның 69,9 проценты ир-ат затына туры килә, калган 30,1 процент очракта бу язмышка хатын-кызлар дучар була. Балалар арасында агулану очраклары 16,1 процент тәшкил иткән, яшүсмерләр арасында - 8,6 процент.

Узган атнада үз-үзенә кул салу максаты белән агуланучылар 48,4 процент булса, аңны томалау максаты белән – 45,2 процент, наркотиктан исерү максаты белән - 6,4 процент.
Очраклы рәвештә агуланучылар арасында 28,2 процентны ялгыш кабул итүчеләр тәшкил итә, исерү максатыннан – 48,7 процент, үзлегеннән дәвалану максатыннан – 7,6 процент, башка максатлардан – 15,5 процент.

Шулай ук бер атнада алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрдән агулануның 19 очрагы теркәлгән. Алкогольне сатып алу урыны билгесез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International