Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Республиканың баш санитария табибы: “Татарстанда грипп һәм ОРВИ йоктыручыларның артуы күзәтелә”
2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Соңгы атнада республикада тын юлларының кискен вирус инфекциясе (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар 26 меңнән артык булган. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе – республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина китерде.
Былтыр республикада 1 млн.нан артык кешегә гриппка каршы прививка ясалган. Узган елда авыруларның гомуми структурасында гриппның өлеше нибары 0,1 процент булган. Республикада яшәүче 135 кешегә "грипп" диагнозы куелган. Әмма бу тынычланыр өчен сәбәп түгел. Грипп – бик мәкерле авыру, чөнки ул катлаулы өзлегүләргә китерергә мөмкин, дип сөйләде Марина Патяшина. Аның сүзләренә караганда, былтыр әйтелгән фаразлар рас килгән: февральнең икенче яртысында, чыннан да, Россия территориясендә гриппның эпидемик күтәрелеше теркәлгән. Татарстанда исә хәлләр яхшырак: әлегә республикада авыру эпидемия дәрәҗәсендә түгел. Шулай да, гыйнварның өченче атнасыннан авыручылар саны бермә-бер арткан. Соңгы атнада Яр Чаллыда 68 процентка, Яшел Үзәндә 44 процентка, Лениногорскида 42 процентка, Әлмәттә 40 процентка һәм Казанда балалар арасында 39 процентка эпидемия бусагасын узу күренеше күзәтелә. Шул сәбәпле, бу территорияләрдә авыруга каршы тиешле чаралар күрелә: дәвалау-профилактика учреждениеләрендә, социаль хезмәт күрсәтү объектларында медицина битлеге кию режимы кертелгән, йогышлы авыруларга каршы чаралар бермә-бер көчәйтелгән.
Республиканың баш санитар табибы әйтүенчә, тын юлларының кискен вирус инфекциясен (ОРВИ) һәм гриппны кисәтү максатыннан, республиканың кайбер муниципаль берәмлекләрендә мәктәпләр ябылган. Аерым алганда, хәзерге вакытта Әлмәт районының 6, Минзәлә районынының 1, Казанның 2 мәктәбендә дәресләр туктатылган. Авыручы яки дәрес калдыручы балаларның саны 25 проценттан артса, уку процессы атна-ун көнгә туктатыла, дип тәгаенләде Марина Патяшина һәм моның нәкъ менә профилактика чарасы булуын ассызыклады.
Соңгы атнада республикада респиратор вируска тикшерелгән кешеләрнең 14енә "грипп" диагнозы куелган. Бу елның гыйнвар аенда һәм хәзерге вакытта тын юлларының кискен вирус инфекциясе һәм грипп белән авыруларның күпчелеге парагрипп, "А/H3N2", "РС" вирусы, "В" төркеме гриппы вируслары аркасында килеп чыга, дип сөйләде Татарстанның баш санитария табибы. Ул әлеге авыруларга каршы профилактика чараларының заруриятен билгеләп узды. Иң беренче чиратта, дәвалаучы табиб киңәшләрен тотып, вируска каршы препаратлар, витаминнар, фитопрепаратлар кабул итәргә кирәк. Туклану рационына С витаминына бай ризыкларны кертү, саф һавада йөрү, тиешенчә йоклау, физик күнегүләр ясау да яхшы профилактика чарасы булып санала. Грипп һәм тын юлларының кискен вирус инфекциясе таралышы чорында кеше күп җыелган урыннарга барудан тыелып тору да авыру йоктырудан саклап калырга мөмкин, дип киңәш итте Марина Патяшина үзенең чыгышында.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз