Югары Мактаманың инфраструктурасын яңарту дәвам итә

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Отчет җыелшларының чираттагысы Югары Мактама аывылында булып узды. Халык җыенында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеше буенча урынбасары Ильвир Габдуллин, авыл депутатлары һәм белгечләр катнашты.

Төп доклад белән авыл җирле башлыгы Илсур Әбүнәгыймов чыгыш ясады.

Югары Мактама авыл җирлегендә 2 авыл урнашкан: Югары Мактама һәм Туктар. Җирлектә барлыгы 1296 кеше яши, шуларның 1050 се рәсми рәвештә теркәлү узган. Җирлектә: «Сыйфатлы ит», «Ак канат», «Союз Агро», «Интех-Лес», «ОПУ-30» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр урнашкан, 4 кибет һәм стоматология кабинеты эшләп килә.

2014 елда авыл советының 12 утырышы уздырылган, аларда 24 сорау каралган. Аларның күбесе Уставка узгәрешләр кертү, бюджетның үтәлеше һәм көндәлек хәл итүне таләп итүче мәсьәләләр. Җир һәм милек салымнары, авыл җирлегендә эшләүчеләрнең НДФЛларыннан тыш та Югары Мактамага шактый зур сумнарда инвестиция кертелгән. Республика программасы кысаларында авылда 150 багана фонаре куелган. Шулай ук үзәклштерелгән программа буенча Октябрь урамына 1650 метр озынлыкта вак таштан щебенкадан юл салынган, башкарылган эш күләме 8 миллион 240 мең сум тәшкил итә. «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов булышлыгы белән Югары Мактаманың Октябрь урамына 7 миллион 562 мең сумлык, Крупская урамына 3 миллион 935 мең сумлык асфальт юл түшәлгән. Авыл халкы Наил Өлфәтовичка олы рәхмәтен белдерә. Юлларны төзекләндерү торак пункт өчен көнүзәк мәсьәлә булып торганлыктан, әлеге максатларга авыл советы жирлеге бюджетыннан да средстволар каралган. Узган ел АГУАД хезмәткәрләре ярдәме белән урамнарга 156 мең сумлык, 250 метр озынлыкта ремонт ясалган.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек Югары Мактама авылында да планлы рәвештә алып барыла. Бу эштә бигрәк тә нефть тармагында эшләүче депуталар активлык күрсәтә. УТНГП идарәсе ярдәме белән Бөек Ватан сугышында һаләк булучыларга куелган һәйкәлгә 430 мең сумлык капиталь ремонт ясалган, 4 багана уты куелган. Авыл депутаты Равил Якупов тарафыннан тыл хезмәтчәннәре өчен 30 мең сумга стелла эшләнелгән. “АПУ-30” ҖЧҖ күчергән 30 мен сум акчага авыл советы һәм медпункт бинасының тышкы ягын штукатурланган. “Трансгаз” идарәсе булышлыгы белән 2 су насосы алыштырылган, “ Әлмәтнефть” идарәсе авылның Баһман чишмәсенә капиталь ремонт ясауда ярдәм иткән.

Төзекләндерү эшләреннән тыш авылда көндәлек чаралар һәм милли бәйрәмнәргә дә зур игътибар бирелә. Авыл җирлеге башлыгы Сабантуй бәйрмән үткәрүдә зур финанс ярдәме күрсәткән депутатларга: Ирек Фаррахов, Эльмир Галиев, Радик Панчуга, жирлектә урнашкан предприятие, кибет хужаларына олы рәхмәтен белдерде.

Уртак хезмәтнең нәтиҗәсе буларак,Югары Мактама авылы җирлеге Татарстан республикасы күләмендә уздырылган 2014 ел смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча “Шевроле”– “Нива “ машинасы белән бүләкләнгән. “Авылда башкарылган эшләребезне шулай зур бәяләгәннәре өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка халык исемменән олы рәхмәтебезне белдерәбез,” –дип тәмамлады үзенең чыгышын Илсур Рәшитович.

Билгеле булганча, хисап елында барлык авыллар да беренче тапкыр үзфинаслау программасында катнашты. Кайдадыр ул бик активлык белән узса, икенче бер авылда яшәүчеләр тарафыннан яклау тапмады. 2014 елда Югарымактамалылар үзфинанслану программасы буенча 142 мең 500 сум акча жыйганнар, әлеге средтволар дәүләт тарафыннан 570 мең сум итеп кайтарылырга тиеш. Әлеге акчаларның 100 меңен юл төзекләндерүгә, 612 меңен су линиясен алыштыруга тоту планлаштырыла.

Ф. Сабалы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International