Мордар китәм дип йортны шартлата язган

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Әлмәттәге бер йортта яшәүчеләр 15 февральдә, якшәмбе көнне иртән, газ исе сизеп, коткаручыларны чакыралар. Килеп җиткән полицейскийлар газ исе чыккан квартирда ялгыз ир кеше яшәвен ачыклыйлар. Ул ишек шакыганга җавап бирми. Шул арада килеп җиткән газчылар квартирга газны ябалар, шуннан соң гына коткаручыларга ишекне ачу мөмкин була.

Квартирда яшәүче башкалар өчен хәвефле шундый ысул белән үзен үзе юк итмәкче булган икән. Коткаручылар аны табибларга һәм полицейскийларга тапшыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International