Әлмәттә рейд вакытында автоинспекторлар 42 җәяүлегә һәм 25 машина йөртүчегә штраф язганнар

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Ипигә киткән – штрафка юлыккан. Һәм “Зебра”га берничә метр барып җитмәү аркасында гына. Әмма җәяүлеләр кичүеннән дә, бигрәк тә ул көйләүле булмаса, урам аркылы чыгу хәвефсез үк түгел. Җәяүлегә юл бирмәүче йөртүчеләр дә бар.

Әлмәттә “Җәяүле кичүе” дигән ункөнлек бара. Ел башыннан бирле 5 җәяүлене автомобильләр бәрдерде, кешеләр җитди травмалар алды. Ә кагыйдә бозучылар һаман да кимеми. Бер рейд вакытында гына автоинспекторлар 42 җәяүлегә һәм 25 машина йөртүчегә штраф салды.

Тәртип бозучылар автоинспекторларга алга таба урам аша теләсә кайдан түгел, “зебра”дан гына чыгарга вәгъдә итсәләр дә, моңа бик ышанып булмый шул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International