Татар Кыш бабае Бурятиядә Яңа елны бәйрәм итә

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
19 февраль көнне, Шәрык (Кытай) календаре буенча, Бурятиядә Яңа елны бәйрәм итәләр. Әлеге бәйрәмгә татар Кыш бабае һәм аның белән бергә Улан-Удэга Гатчинадагы Дед Мороз да бара.

Бурятиянең Яңа ел символы булган Сагаан Убген ике Кыш бабайны да үз резиденциясендә каршы алып, үзләренең барлык шәһәрләрендә да “әкияти баганалар” урнаштырачак.

Моңа кадәр, төбәкара туристик проект кысаларында, Улан-Удэга Монголиянең Кыш бабае Увлин Увгун һәм аның иптәше Зазан Охин килгән булган, диелә “etatar.ru” сайтында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International