Кызларга кирәкле белем

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
11нче урта мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары 16 февральдә беренче тапкыр хатын-кызлар консультациясенең гаиләне планлаштыру үзәгенә лекция тыңларга чакырылдылар. Үзәкнең мөдире Лилия Гумматова кызларга хатын-кыз организмының үзенчәлекләре һәм үсеше, пубертат чоры һәм гигиена күнекмәләре турында сөйләде. Лекциядән соң акушер-гинекологта каралу булды.

Мәгариф идарәсе төзегән график буенча мондый очрашулар 12 яшьлекләрдән башлап ел саен үткәрелә. 7нче сыйныф кызларына җенси юл белән йога торган авырулар турында сөйлиләр. Өлкән сыйныфларда укучы кызлар абортның зыяны һәм котрацепция ысуллары, сәламәт гаилә һәм теләп тапкан баланы планлаштыру турында беләләр.
Әлмәт Татарстанда гына түгел, Россиядә дә 2002 елдан үсмерләр өчен Гаиләне планлаштыру мәктәбе эшли башлаган беренче шәһәр булуын да әйтик. Ул УЗИ-скрининг белән хатын-кызлар консультациясе базасында эшләп килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International