Әлмәттә дөрес парковка ясалмаган автомобильләр мәсьәләсе турында киңәшмә булды

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Киңәшмәне район башлыгы Мәҗит Салихов үткәрде.

Район башлыгының карары белән дөрес парковкаланмаган автомобильләргә, юл читләрендә һәм ишек алларында ташлап калдырылган транспорт чараларына каршы көрәш көчәйтелде. Аларның хуҗалары белән көрәшкә ЮХИДИ белән бергә муниципалитет һәм экологлар да кушылды.

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 20 автомобиль эвакуацияләнде. Экологлар тарафыннан төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата 31 административ беркетмә язылды. Шуларның 21е машиналарын яшел зоналарда калдырган йөртүчеләргә карата. Моның өчен штраф 3,5 мең сумга җитәргә мөмкин.

1 февральдән тәртип бозучыларны автоматик рәвештә терки торган “Паркон” видеофиксация системасы эшли башлады.

Күрелгән чараларга карамастан, автомобильләрне тиешсез урында калдыру проблемасы һаман да кискен булып кала.

Киңәшмәдә катнашучылар тәкъдиме белән Әлмәттә парковка кагыйдәләрен бозган транспорт чараларын эвакуацияләү һәм саклауга кагылышлы муниципаль хокукый акт эшләү буенча эш төркеме оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International