Узган атнада Татарстан предприятиеләрендә 8 кеше зыян күргән

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 7-13 февральгә кадәрге чорда Татарстан предприятиеләрендә 3 авыр бәхетсезлек очрагы һәм 5 үлем очрагы теркәлгән.
Фаҗигале төстә тәмамланган бәхетсезлек очраклары «Камдорстрой Автобаза 48» ЯАҖ (Чаллы), «Лениногорские тепловые сети» ААҖ (Лениногорск), «НКТ-Сервис» ҖЧҖ (Әлмәт), «Техсервис» ҖЧҖ (Зәй) һәм «Инкомстрой» ҖЧҖ (Казан) предприятиеләрендә теркәлгән.
Авыр бәхетсезлек очраклары «Контакт-С» ААҖ (Лениногорск), «Алнас» ҖЧҖ (Әлмәт), «Трест «Татспецнефтехимремстрой» ҖЧҖдә (Түбән Кама) булган.
Хәзер республика территориясендәге бәхетсезлек очраклары буенча тикшерү алып барыла, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International