Әлмәттә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулуга багышланган митинг булды

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Бүген Әлмәттә Муса Җәлил һәйкәле янында танылган герой шагыйрьнең тууына 109 ел тулуга багышланган митинг булды. Шагыйрь 1906 елның 15 февралендә туган.

Митингта район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова катнашты. Герой шагыйрьнең истәлеген хөрмәтләргә иҗат интеллегенциясе, укучылар һәм шагыйрьнең иҗатын яратучылар җыелган иде. Алар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International