Әлмәт көрәшчеләре – республикада иң көчлеләр!

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
12-14 февральдә Биектау районында көрәш буенча герой шагыйрь Муса Җәлил призларына “Ватаным Татарстан” гәзите гамәлгә куйган турнир булды. Быел ул 52нче тапкыр иң көчле көрәшчеләрне җыйды.

Турнирны ачу тантанасында 2014 елга йомгак ясалды. Татарстанның иң көчле көрәшчеләре дип Әлмәт егетләре Ильяс Галимов, Айвар Билалов, Рузил Ганиев, Марсель Гозәеров танылды. Елның иң яхшы тренеры – Әлмәттән Ильяс Билалов.

Турнирда барлыгы 51 команда – 400дән артык спортчы катнашты. Шулар арасында Әлмәт командасы да бар. Әлмәтнең төп батыры Ильяс Галимов ярышларның баш судьясы урынбасары итеп билгеләнде.

Ярышлар ике көн дәвам итте. Әлмәттән Рамил Синякаев 75кглы үлчәү категориясендә чемпион булды. 100 кг.лы көрәшчеләр алышында Айвар Билалов дөнья чемпионы, Теләче егете Раил Нургалиевтан өстен чыкты, Әлмәт командасына тагын бер алтын медаль китерде.

Рузил Ганиев белән Марсель Гозәеров үз категорияләрендә призер булдылар. Әлмәт җыелма командасы бу юлы да ТР лидеры булуын раслады. Безнең батырлар иң абруйлы кубок – Муса Җәлил призына республика турниры Кубогын биш ел инде кулдан ычкындырмыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International