ӘМР башлыгы матбугат үзәге журналисты – Көрәш спортын иң яхшы яктыртучы

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
ТР көрәш федерациясе президиумы утырышында “Көрәш спортын иң яхшы яктыртучы журналист” республика конкурсына йомгак ясалды. ӘМР матбугат хезмәтенең “Луч” компаниясендә “Атна яңалыклары” тапшыруын алып баручы журналисты Рамилә Хәмидуллина Татарстан Республикасында муниципаль районда Көрәш спортын иң актив яктыртучы дип танылды. Җиңүчегә диплом һәм истәлекле бүләкне ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International