Җәяүле, урам аша тиешенчә чык!

2015 елның 13 феврале, җомга
12 февральдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән рейд вакытында урам аркылы җәяүлеләр кичүеннән чыгучыларга өстенлек бирмәгән өчен 25 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды, аларга 1500әр сум штраф язылды. Шулай ук урам аркылы тиешсез урыннан чыгучы 70 җәяүле дә туктатылды. Аларның 42се 500 сум штрафка тартылды, калганнарына карата беренче тапкырга кисәтү белән чикләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International