Узган ел Татарстан товар җитештерүчеләре 72,7 мең гектарда бәрәңге үстергән, аның 6,6 мең гектары шәхси секторга туры килә. Гомумән, бәрәңгегә ихтыяҗ 650—700 мең тонна тәшкил иткәндә, 1,3 млн тонна икенче икмәк җыеп алынган.
Әмма товар җитештерүчеләр уңышның бер өлешен Россия төбәкләренә сатты. Шулай ук РФ өлкәләреннән һәм крайлардан Татарстанга бәрәңге кертелде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерүләренчә, читтән кертелә торган товарларны алмаштыру шартларында, халыкны бу продукт белән тулысынча тәэмин итү зарур. Бәрәңге мәйданнарын арттыруның тагын бер сәбәбе бар. Бу продукциянең бәясе артты, товар җитештерүчеләргә табыш алу мөмкинлеге чыкты.