Өч телдә дөнья күргән “Мавыктыргыч Татарстан” китабы сатуга чыгарылачак

2015 елның 13 феврале, җомга
“Мавыктыргыч Татарстан” – шундый китап-уен рус, татар, инглиз телләрендә ("Увлекательный Татарстан=Мавыктыргыч Татарстан=Entertaininq Tatarstan") Казанда – “Акчарлак” нәшрият йортында нәшер ителеп, 48 мең данәдә “Татмедиа” ААҖнең “Идел-Пресс” басмаханәсендә дөнья күргән. Ул 7-14 яшьлек балалар һәм үсмерләр аудиториясенә дип әзерләнгән. 33х25 см форматта 72 битле булып басылган китап каты тышлыкта тәкъдим ителгән: кып-кызыл җирлеккә күңел биреп карасаң гына күреп булган татар милли бизәкләре төшерелгәне шәйләнә, кыл уртадагы эре этник сурәткә исә республиканың тарихи төбәкләре, легенда-кыйссалары бүгенге көн белән үрелеп бирелгән. Кулына шушы басманы алган бала Татарстан, аның Казан, Болгар, Биләр, Зөя, Раифа, Алабуга кебек борынгы шәһәрләре, республика башкаласының танылган урыннары һәм Казан (Идел буе) федераль университеты, шулай ук татар-төркиләрнең Сабан туе, керәшеннәрнең Питрау бәйрәмнәре, “Нәүрүз” театр фестивале, 2013 елда Казанда үткәрелгән Универсиада турында мәгълүмат ала. Басманың эчтәлекле рәсемнәргә гаять бай булуы бу эшне мавыктыргыч итә, күзаллауны җиңеләйтә, ватанпәрвәрлек хисләре тудыра. Китапның Татарстан Республикасы гимны белән ачылуы моңа аеруча тәэсир итә. Басманың 3 телдә булуы балаларны шушы телләрне үзләштерүгә этәрә, кызыксындыра. Татарстанның төрле мәдәниятләргә, конфессияләргә ихтирамлы булуы әлеге хезмәтнең идеясенә салынган. Ул үзебезгә мирас булып калган тарихи-мәдәни истәлек-һәйкәлләрнең матурлыгына һәм әһәмиятенә игътибарны юнәлтеп, киләсе буыннар өчен аларны саклау заруриятен яшьтән сеңдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International