Әлмәттә эчкән баштан автомобиль урлап киткән 29 яшьлек ир-ат хөкем ителде

2015 елның 13 феврале, җомга
Моңа кадәр дә хөкемдә булган 29 яшьлек Альберт Сәхәвиев 2014 елның 30 ноябрендә эчкән баштан Тельман урамындагы 55нче йорт ишек алдында ВАЗ-21099 автомобиле күрә һәм аны алып китәргә ният кыла. Ул арткы ишектән машина эченә үтеп керә һәм элегрәк тапкан кабызу ачкычы белән машинаны кабыза. Шул ук көнне ул Совет урамы буйлап барганда ЮХИДИ бинасы янында туктатыла, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Хөкем ителүче үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд аны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә 1 елга ирегеннән мәхрүм итәргә карар чыгарды.

Хөкем карары законлы көченә кермәде әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International