Әлмәт шәһәрендә һәм районда пенсия фондының эш йомгаклары

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
11 февральдә Яшьләр үзәгендә Россия пенсия фондының 2014 елгы эшенә йомгак ясалды, шулай ук быелгы эшчәнлекнең төп юнәлешләре белән танышу булды.

Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, РПФның ТР буенча бүлекчәсенең мәгълүмати системалар һәм мәгълүматлар базасы кертү һәм эшләтү бүлеге башлыгы Светлана Макарова, Нефтегазстройпрофсоюзның республика комитеты рәисе Мансур Шәрәпов, пенсия фондының төрле идарәләре хезмәткәрләре катнашты.

РПФның Әлмәт идарәсенең 2014 елгы эш йомгаклары турында аның башлыгы Фая Якупова сөйләде. Үзенең докладында ул гражданнарны пенсия белән һәм социаль тәэмин итү буенча барлык йөкләмәләрнең вактында һәм тулысынча үтәлүен әйтте. 51 меңнән артык пенсионерга (район халкының 25,7%ы, былтыргыдан 1,2 мең кешегә артыграк) пенсияләр һәм социаль түләүләр тоткарсыз бирелгән.

Утырышка Наҗия Хәйдәрова йомгак ясады. Ул Пенсия фонды идарәсенең нәтиҗәле эшләвен, пенсия өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүдә шактый алгарыш булуын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International