“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, әйтегез әле, Урсалы бистәсендә күп балалы гаиләләргә бирелгән участокларда коммуникацияләр кайчан булыр?

Җавап: Бу проблеманың актуальлеге уңаеннан Татарстанның бөтен территориясендә инженерлык инфраструктурасы төзүне финанслау өчен чыганак табу мәсьәләсе ТР Министрлар какбинетында каралды. Бүгенге көндә “Татинвестгражданпроект” институты тарафыннан күп балалы гаиләләргә бирелгән участокларда инженерлык инфраструктурасы төзүгә проект-смета документлары эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International