“Алнас” хезмәткәрләре кооператив торак алды

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
“Римера” компанияләр төркеменә керүче “Алнас” заводы үз хезмәткәрләре өчен 2013 елда төзелгән күп катлы торак йортка кешеләр кертүне төгәлләде. Тугыз катлы торак йорт “Алсу” микрорайонында урнашкан. Аны төзүгә инвестицияләр 270 миллион сумнан артык булды. Квартирларда өлешчә мебель, шулай ук көнкүреш техникасы бар, алар хезмәткәрләргә түләүсез файдалану шарты белән 5 елга кадәр договор буенча бирелә.

Яңа квартирларга 2013-2014 ел дәвамында барган корпоратив крнкурста җиңеп чыккан 35 яшькә кадәрге 70 яшь хезмәткәр кереп урнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International